«

»

30 май 2026 ел – Тугай авылы мэчете нигезенә беренче таш салу тантанасы булды.

Анда шул тирәдә яшәүче Тугайлылар гына түгел, башка мәхәлләләрдән дә килделәр, кунаклар да күп булды. Җыелган халыкны бу изге эш башлау белэн Авыл советы билэмэсе башлыгы Гайсина А.Р., килгэн хэзрэтлэр, Ихсанов Д.Ф. һәм башкалар котладылар. Алар мәчетнең тиз арада төзелүен, халыкка озак еллар хезмәт итүен һәм буш тормавын теләделәр. Булачак мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Акбаров мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
– Ул халык акчасына сафка бастырылачак. Тугайлылар гына түгел, читтэ яшәүче якташлар да булыштылар һәм ярдәм әле дә дәвам итә. Аеруча мәчет булдыру өчен янып-көеп йөргән төп спонсорыбыз – Фануз Фаяз улы Корбангалиевка зур рәхмәт, – ди ул. Догалы-тәкбирле тантанадан соң барысы да сыйлы өстәл янына җыелдылар, зур казанда пешкән пылаудан авыз иттелэр.
Тугай авылында бэйрэмнен икенче олеше булып “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме гөрләп үтте. “Саумысыз авылдашлар” – бик күңелле һәм шатлыклы бәйрәм. Тугай авылыннан чыкканнар берләшеп, күп көч салып бик тә матур бәйрәм оештырдылар.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә тугайлылар гына түгел, килгән кунаклар да чыгыш ясадылар. Сәхнәне җыр-моңга күмеп, авылдашларының күңелен үстереп, хөрмәтләп, җылы хис-тойгыларга баетып чын иҗади дәрт белән бизәделәр алар сәхнә түрен. Авылдашлары аларның чыгышларын алкышларга күмде. Бәйрәм иртәннән алып кичкә кадәр дәвам итте.
Бәйрәмнең икенче өлешендә исә уеннар һәм күңел ачу мәйданчыклары гөрләде. Монда балалар һәм олылар өчен төрле милли уеннар барды. Бүләкләр дә бик мулдан әзерләнгән иде. Дуслык-туганлык бәйрәме бөтен халыкны берләштерде һәм җанландырды. Күптән күрешмәгән, төрле якларга таралышкан авылдашлар да кабат туган нигезләренә кайтып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Туганнар, авылдашлар бер-берсе белән аралашып, матур концерт карап, уеннарда катнашып, учакта пешкән тәмле пылаудан авыз итеп, авылның шифалы суын эчеп, көч алып, оештыручыларга рәхмәт белдереп таралышты.