Исламова Кәфия Шакир кызы 2025 нче елнын 27 феврвлендэ үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 95 яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Бу гаҗәеп хатын – тыл ветераны, хезмәт ветераны, гомере ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм үз гаиләсен ярату үрнәге булган кеше. Яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, шактый нужалар аша узса да, Кафия апа михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткән хөрмәтле тыл ветераннарыбызның берсе. 95 яшькә кадәр яшәү һәркемгә бирелми, юбилярыбыз һәр туган таңын изге догада каршылап кызы Альфия тәрбиясендә тыныч картлыгының рәхәтен күреп яши.
Кәфия Шакир кызы 1930 елда Бүздәк районының Яңа Шигай авылында туа. Сугыш һәм сугыштан соңгы чор белән бәйле авырлыкларны ул кечкенәдән үк аңлый. Ул үзенең бөтен хезмәт юлын колхозда эшләүгә багышлады, туган ягын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Намуслы хезмәте өчен Кәфия Шакир кызы «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре белән бүләкләнде.
1954 елда ул Исламов Әнәс Газизҗан улына кияүгә чыга, аның белән озак һәм бәхетле гомер кичерә. Алар алты бала үстерәләр, алар аның горурлыгы һәм таянычы булалар. Барлык кыенлыкларга да карамастан, Кәфия Шакир кызы зур һәм тату гаилә кора алды. Бүген аның оныклары Һәм оныкчыклары бик күп, алар әбиләренә ярату һәм хөрмәт белән карыйлар.
Кәфия Шакир кызы – яхшы күңелле һәм сүнмәс оптимист кеше. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә, акыллы киңәш бирергә һәм үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Аның йорты – ул һәрвакыт җылы һәм уңайлы урын, анда балалары, оныклары һәм оныкчыклары шатланып кайталар.
Бүген Кәфия Шакир кызы туган авылы – Сабай авыл Советының Иске Шигай авылында яши. Олы яшьтә булуына карамастан, ул күңел күтәренкелеген һәм тормышка кызыксынуын саклый. Ул – үз районының тере легендасы, тормышы үрнәк булган кеше. Ветераннарны кайгыртып яшәү – район җитәкчелеге алдына куелган иң мөһим бурычларның берсе ул. Шуңа күрә, бүгенге күркәм юбилей көнен тагын да тулыландырып ихлас теләкләр, истәлекле бүләкләр кабул итте Кафия апа. Авыл Слветында озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә. Исламова Кафия Шакир кызын 95 яшьлек юбилее унае белән Сабай авыл биләмәсе башлыгы Данил Фәнил улы Ихсанов котлады һәм Кафия апага Россия Президенты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм авыл Советы исеменнэн истәлекле буләкләр таншырды. Кафия апаны матур итеп тәрбиялэгэн якыннарына, балаларына исәнлек, сәламәтлек, хәерле гомерләр теләде.