Ел да язын һәм көзен агач утырту акциясе оештырыла. Бу күркәм акциядә күпләр катнаша. Яшеллек ул тормыш, яшьлек, киләчәк, табигатьнең яңаруы. Ә табигатьне агачлар, чәчәкләр утыртып яңартып торырга кирәк. Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла. Бу хакыйкатьне зурлап Тугай, Иске Шигай авылллары халкы “Солдатлар” проектын гамәлгә ашыруга үзеннэн лаеклы өлеш кертә.
Агач утырту – ул бит үзеннән соң эз калдыру, киләчәк буынга вәгазь калдыру дигән сүз. “Авылларны матурлыкка кумеп агачлар утыртырга, яшеллеккә кумергә, киләчәктә дә территорияне яшелләндерүне дәвам итәргә”,- диләр авылдашлар. Яшеллек аллеясе ясап, мәсәлэн : яна тормыш башлаган яшь гаиләләр узлэренен агачларын утыртсалар, яна туган балалар очен аллея ясап әти-әнилэре агачлар утыртсалар, классташлар аллеясы, дуслык һәм мәхббәт, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яугир – интернационалистар аллеясе тагын да төрле- төрле исемле аллеялар, зоналар барлыкка килсен иде,-диеп янып- коеп йөрүче ,беренче усентелэрне утыртучы ,бу башлангыч эшне оештыручы ,авылнын активистлары , авыл Советы депутатлары Альбер Айдаров, Роберт Гареев, Ирек Акбаров, Альберт Арсланов.
Киләчәктә аллеялар ял иту урынына әйләнер һәмда куп кенә очрашуларны, шатлыклы курешуләрне генә уткәрергэ язсын,- диләр авылдашлар. Утырткан агачлар шаулап үссеннәр, узебезгә дә, киләчәк буын кешеләренә дә, шулай ук туачак балаларга да шатлык китерсен. Шундый яхшы традицияләр шулай дәвам итәргә тиеш!
Май 07 2024