«

»

Балага исем куштыру йоласы

Ураза гаете бәйрәмнэре🌙 көнне Сабай авылы мәчетендэ хәрби операция зонысыннан чираттагы ялына кайткан авылдашыбыз Файзуллин Алмаз Адиб улы белән кәләше Анянын өченче бәбәйләренә исем куштыру йоласы булып утте. Сабай авыл биләмәсе башлыгы Данил Фәнил улы Ихсанов яшьләргә бу шатлыклы гаилә бәйрәмнәре белән котлау теләклэрен җиткерде: – “Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз. Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез. Сезгэ бәхетле гомерлэр, сәламәтлек, бәбәйләрегезне тигез канат астында устеруегезне телибез. Алмаз тизрәк җину белән Исэн сау 🤲 якынары янына кайтсын дигән теләктә калабыз”. 🙏🏻🙏🏻🙏🏻😍